"Путешествие в страну родного языка"."Туган тел дөньясына сәяхәт"
21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм яклау максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.
Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
Шул уңайдан "Туган тел дөньясына сәяхәт" дип исемләнгән викторина үткәрелде.