"Блокадный хлеб". "Блокада икмәге"
27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, каһарман шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Бу истәлекле датага багышлап, “Блокада икмәге” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе үтә.Әлеге акциягә кушылып Югары Арбаш китапханәсендә "Блокадалы Ленинград битләре»дигән мәгълүмат сәгате узды. Чарада катнашучыларга дошман камавында калган Ленинградта икмәк алырга хокук биргән карточкалар, икмәкне нәрсәдән пешергәннәре турында мәгълүматлар бирелде. Шулай ук презентация күрсәтелде.
27 января-знаменательный день в истории Великой Отечественной войны. Именно в этот день в 1944 году была прорвана блокада Ленинграда и город-герой был освобожден от фашистской оккупации. В честь этой знаменательной даты проходит Всероссийская акция” Блокадный хлеб". В сопровождении акции в Верхнеарбашской сельской библиотеке прошел информационный час- “Страницы блокадного Ленинграда”. Участникам мероприятия выдавалась сведения о том, из чего пекли хлеб, и какие карточки выдавались на право получения хлеба в городе, с указанием дневной нормы. Также была показана презентация.