«Донбассның ак фәрештәләре» ,«Белые ангелы Донбасса»
Акциянең символы – ак шарлар, ак чәчәкләре, кәгазь көймәләр һәм күгәрченнәр.
Сугыш бик куркыныч нәрсә, анда балалар гомере өзелү аеруча аянычлы.
Чарада балаларга әлеге көннең асылы турында сөйләнелде. Украина ягыннан кораллы агрессия чорында ДНР территориясендә 228 бала һәлак булган, яраланучылар - 792.
Шул уңайдан Югары Арбаш китапханәсе мәдәният йорты белән бергәлектә вакытсыз гомерләре өзелгән Донбасс балаларын бер минут тынлык белән искә алдык, һәйкәл янында акциянең символы булган шәм кабыздык, ак чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар куйдык, күккә ак шарлар очырдык.