"Галәмгә беренче сәяхәт "."Первый полет"
Бүген Космонавтика көне. 1961 елныӊ 12 апрелендә дөньяны шау иткән, СССРныӊ беренче икәнен космоста раслаган вакыйга булып уза. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайта. Еллар узу белән бу бәйрәмне шау-гөр килеп билгеләп үтүләр кимесә дә, аныӊ әһәмияте барыбер югалмый. Йолдызларга юл башын ярган беренче космонавт Юрий Гагаринны да, бу көнне дә без онытмыйбыз!Шул уңайдан Ю.Арбаш китапханәсендә "Галәмгә беренче сәяхәт " дип аталган әңгәмә һәм "Космоска беренче очу"дигән документаль фильм карадык.