“Интернет – дусмы, дошманмы?”
Максат:
1.Балаларны ”Интернет” сүзенең мәгънәсе белән таныштыру.
2. Бөтендөнья глобал челтәренең файдалы һәм кире якларын аңлату.
3. Укучыларда компьютер,интернет, аннан алган мәгълүмәт белән
дөрес куллану культурасын тәрбияләү.
Хәзерге заманда бөтен дөньяда яңа заманча технологияләр үсеп бара. Мобил телефоннар, гадәти компьютер, кесәдә йөртә торган һәм тезгә куеп эшли торган кечкенә, компактлы компьютерлар да күрмәгән әйбер түгел. Җәмәгать транспортында барганда, һәр икенче юлчының колагында колакчын күренә, кесәсендә телефон чылтырый, яшьләрнең кулында смартофон, кпк дигән кечкенә компьютерны күреп була һәр баланың диярлек кесәсендә, мр3-уйнаткыч, кесә телефоны булу гадәти әйбергә әйләнде. Хәрбер кеше –интернетта хәзер!
Без компьютерның уңай һәм тискәре яклары белән танышып үттек. Интернет челтәреннән күпләребез бик яхшы файдалана. Интернет белән артык мавыгып китәргә мөмкинме? Интернеттан явызларча, яисә дөрес итеп файдалана белмәгән очракта, нәрсә булырга мөмкин?Әлеге сорауларга җавап эзләдек.
Интернет пәрәвәзендә безне һәрдаим куркыныч көтеп торырга мөмкин. Интернет челтәреннән кирәкле материалны дөрес итеп сөзеп ала белергә кирәк.Интернетта файдалануның куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштык.