"Әмирхан Еникине укыйбыз"- акция.
Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышлап китапханәдә "Ачыйк күңелләрне ак нур белән"- дип исемләнгән акция үткәрелде. Акция барышында Ә. Еникинең әсәрләреннән өзекләр укылды, анализ ясалды, китапларына күзәтү үткәрелде. Катнашты 7-8 сыйныф укучылары, барлыгы 6 укучы.