Вахитовская сельская библиотека - филиал № 11

“Туган тел- изге дә, көчле дә ул! ” әдәби кичә.

Китапханәдә халыкара туган тел көненә багышланган "Туган тел- изге дә, көчле дә ул!"- дигән темага әдәби кичә үткәрелде. "Туган телем, татлы телем"-дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.Туган телгә багышланган җырлар, шигырьләр башкарылды. Укучыларны ике командага бүлеп, бәйге үткәрелде. Бәйгедә тел турында әйтемнәр, табышмаклар, сүзтезмәләр, мәкальләр әйтеп, җаваплар алынды. Туган телгә багышлап шигырь юллары иҗат итеп карадылар. Г. Гыйльмановның "Мин чын татар малае" шигыре укылды. Кичәдә 2-3 сыйныф укучылары катнашты, барлыгы 15 укучы.