Вахитовская сельская библиотека - филиал № 11

“Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга” китапханә дәресе.

Китапханәдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилне искә алу уңаеннан "Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Укучыларга кыскача тормыш юлы турында сөйләп үтелде, китаплары белән таныштылар. "Вәхшәт", "Җырларым", "Чулпанга", "Кызыл ромашка" дигән шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, анализ ясадык, китапларына күзәтү үткәрелде. Катнашты 2-3 сыйныф укучылары,барлыгы 12 укучы.