Вахитовская сельская библиотека - филиал № 11

“Агач яфрак белән, кеше эше белән матур”- һөнәр сайлау, һөнәр ияләре турында диспут.

Китапханәдә, татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән, "Агач яфрак белән, кеше эше белән матур"- дип исемләнгән һөнәр сайлау, һөнәр ияләре турында диспут үткәрелде. Нәрсә соң ул һөнәр, ничек аңлыйлар- шушы сорауларга җаваплар тыңланды. Һөнәр буенча табышмаклар әйтеп, җаваплар бирделәр, мәкальләр укып, ахырын дәвам иттеләр. Һөнәрләр турында презентация күрсәтелде. Г. Тукайның "Эш" шигырен сәнгатьле итеп уку белән тәмамланды. Катнашты 1-4 сыйныф укучылары, барлыгы 43 укучы.