“Озын толым- сөйкемлелек билгесе” -сыйныф сәгате.
Китапханәдә "Озын толым- сөйкемлелек билгесе"- дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде. Кызлар белән чәчләр турында: ничек тәрбияләргә, прическалар, чәчне үстерү генә түгел, аны матур итеп җыеп та йөртү турында сөйләшү алып барылды. Чәчең озын булуга шатланасыңмы? Озын чәч сиңа кыенлыклар тудырмыймы?- кебек сорауларга җаваплар алынды. Кызлар бер -берсенең чәчләрен үрделәр. Катнашты 1-4 сыйныф укучылары, барлыгы 7 укучы.