Вахитовская сельская библиотека - филиал № 11

“Без көчле, бердәм халык!- диспут.

Китапханәдә халыклар бердәмлеге көненә багышлап "Без көчле, бердәм халык!"  дип аталган  диспут үткәрелде. Халыклар дуслыгы, үзара мөнәсәбәт турында сөйләшү алып барылды. Бердәмлек көненең каян килеп чыгуын, аның әһәмияте аңлатылды. Төрле милләт кешеләренең дус һәм тату булып яшәве, илебез язмышында зур урын алып торуы хакында яшьләргә аерым мисаллар китерелде. Яшьләр Татарстанга багышланган фото альбомнар белән таныштылар. Катнашты барлыгы 6 кеше.