"Якты йолдыз булып яна, балалар күңелендә"- очрашу кичәсе.
Вахит авылы мәдәният йортында , балаларның яраткан язучысы Йолдыз Шәрәпова белән "Якты йолдыз булып яна, балалар күңелендә"-дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәдә 1-7 сыйныф укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, авыл халкы катнашты. Кичә бик җанлы үтте. Балалар язучының шигырьләрен яттан сөйләделәр, балалар башкаруында дәртле биюләр, җырлар башкарылды. Язучының китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды, презентация күрсәтелде. Язучының чыгышы зур кызыксыну белән тыңланды,төрледән- төрле сораулар бирелде. Кичәне мин үзем һәм сәнгать җитәкчесе Шафигуллин Шамил алып бардык.