“Язучы да Алиш, батыр да”- дип исемләнгән балалар шагыйре Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгате
Китапханәдә "Язучы да Алиш,батыр да"- дип исемләнгән балалар шагыйре Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең балалар өчен язылган әкиятләре, китаплары белән таныштылар,презентация карадылар. Китап күргәзмәсе белән таныштылар. Катнашты 2-3 сыйныф укучылары, барлыгы 14 укучы.