Вахитовская сельская библиотека - филиал № 11

“Без бәхетле, без шагыйрьле халык, без Тукайлы халык мәңгегә!” кичә.

Китапханәдә Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан "Без бәхетле, без шагыйрьле халык, без Тукайлы халык мәңгегә!"- дип аталган кичә үткәрелде. Кыскача тормыш юлы белән таныштырып, презентация күрсәтелде, мавыктыргыч уеннар уйнатылды һәм рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар Г. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кунак булып, шүрәле дә килде. Балалар бик теләп катнаштылар. Катнашты 2 сыйныф укучылары, барлыгы 10 укучы.