“Сәламәт булыйк” - кызыклы ярыш, спорт уеннары.
Вахит авылы "Әллүки" балалар бакчасында , тәрбиячеләр белән берлектә кызыклы спорт уеннары оештырылды. Чаңгы киеп узышу, кар астыннан бүләк эзләү, чана тартып узышу кебек уеннар белән үткәрелде. Катнашты барлыгы мәктәпкәчә яшьтәге 17 бала.