"Толстой- это целый мир" сыйныф сәгате.
Язгы изгелекләр атналыгы уңаеннан, китапханәдә Л. Толстой елына багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгате барышында Л. Н. Толстойның иҗаты, балалар өчен чыгарылган китаплары белән таныштык. Укучылар язучының төрле, кызыклы әкият хикәяләренә багышланган пазллар төзеделәр, фикер йөрттеләр. Катнашты 2 нче сыйныф укучылары, барлыгы 10 укучы.