Ежегодно 8 февраля мир отмечает День юного героя-антифашиста, ел саен 8 нче февральдә яшь герой-антифашист көне билгеләп үтелә.
Дети с интересом слушали рассказ о своих ровесниках, задавали вопросы.
Ел саен 8 нче февральдә яшь герой-антифашист көне билгеләп үтелә. Мәктәптә «Мәңгегә яшь калдылар» дип аталган хәтер сәгате үтте. Чара барышында китапханәче балаларга яшьтәшләренең Ватаныбыз дошманнарына каршы көрәштә гаҗәеп батырлык һәм каһарманлык күрсәтүләре, Герой-пионерлар Валя Котик, Марат Казей, Зина Портнова, Леня Голиков, Саша Чекалин, Галя Комлева, Гала Михеенко, Аркадий Каманин һәм башкаларның фашистларга каршы ничек көрәшүләре турында сөйләде. Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләге - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар. Балалар үз яшьтәшләре турында кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.