"В гости к ветерану"
Ямбакты авылы китапханәсе "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Барыбыз өчен дә изге бәйрәм - Җиңү көне якынлаша.Җиңү көне илебез тарихында иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Күңелләр күтәренке булса да, йөрәкләрне әрнетә, күзләргә яшь китерә торган бәйрәм бу. Чөнки сугышның кара канаты кагылмаган бер генә булсада гаилә калдымы икән? Кемнеңдер әтисен, ирен, энесен, улын… югалткан сугыш шул ул. Без бүгенге буын, Җиңү көнен якынайткан авылдашларыбызны бервакытта да онытмаска, аларны һәрвакыт кайгыртып торырга тиеш.
Авылыбызда тыл һәм хезмәт ветераннары: Мустакимова Сания Закирзян кызы, Хөсәинова Халисә Әхмәдулла кызы, Тазиева Хәдичә Абдразак кызы яшиләр.
4 май көнне Ямбакты авылы җирлеге башлыгы Галяветдинов И.Ә., Ямбакты авылы клубы җитәкчесе Шафигуллин Р. Р.. Һәм китапханәче Хөсәинова Л. М.. хөрмәтле апаларыбызны илебез һәм районыбыз башлыгы исеменнән Җиңү бәйрәме белән котлап аларга бүләкләр тапшырдылар. Нәзек җилкәләренә авыр ир-ат йөген күтәргән, көнне-төнгә ялгап хәлдән килмәслек авыр хезмәт белән Җиңүне якынайткан тыл ветераннары - Сания апа, Халисә апа, Хәдичә апа - сезгә олы рәхмәт хисләрен белдерәбез һәм алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулык, тыныч-матур тормыш телибез!