«Тукай безнең йөрәкләрдә»
26 апрельдә бөек татар шагыйре, хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе Габдулла Тукайның тууына 137 ел тула. Бу көнгә Татар Тахталы авыл китапханәсендә «Тукай безнең йөрәкләрдә»әдәби сәгате узды. 27 яше тулмаган вакытта ул татар әдәбияты турындагы күзаллауны гына түгел, ә ватандашларының мәгърифәтенә дә өлеш кертә ала.
Чарада китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән күп яңалык ишеттеләр.Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыдык, балалар әкият — поэмалар белән таныштылар: «Су анасы», «Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш», «Шүрәле».