#әдәбимарафон
Сегодня в концертном зале УНИКСа наградят финалистов проекта #әдәбимарафон — любителей татарской литературы, количество которых в этом квартале превысило 1100 человек. Об этом сообщают организаторы — НКО «Фонд развития Татнета» и ГУП РТ «Татарское книжное издательство».
«#әдәбимарафон (литературный марафон) — проект, который формирует у всех его участников полезную привычку — читать книги», — говорится в сообщении.
Проект проводится ежеквартально, седьмой #әдәбимарафон был приурочен к 100-летию Татарского книжного издательства.
В течение 21 дня участники ежедневно читают татарскую литературу и размещают на своей странице в ВКонтакте интересные отрывки из только что прочитанного с хэштегом #әдәбимарафон.
Помимо полезной привычки читать книги марафонцы учатся и тайм-менеджменту (надо находить время для чтения и размещения отрывка в социальной сети), находят новых идейных друзей (для участников организуется чат), учатся красиво и без ошибок писать и говорить на татарском языке.
Седьмой марафон стал всемирным, так как в нем участвовали онлайн-пользователи не только из России — республик Башкортостан и Марий-Эл, Омской области и Пермского края, из городов Санкт-Петербург, Ижевск, Сургут и Новый Уренгой, но и из Австралии.
Бүген без Казан шәһәренең УНИКС концертлар залында #әдәбимарафон проекты финалистларын - татар әдәбиятын сөючеләрне бүләкләү тантанасында катнаштык. Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергәләп оештырылган бу чара Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланды.
Дөньякүләм җиденче әдәбимарафон 1-21 нче апрель көннәрендә уздырылды. 21 көн буе без, үзебез яратып укыган әдәби әсәрләрдән өзекләр куйдык, шунысы да кызыклы,әсәрнең эчтәлеген тирәнрәк итеп ачу , китап укучыларны кызыксындыру өчен рәсемнәр, җырлар белән матурлап бирергә тырыштык. Бу марафонда Австралиядән (Аделаида), Башкортстан һәм Марий-Эл Республикаларыннан, Омск һәм Пермь өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Ижау, Сургут, Яңа Уренгой шәһәрләреннән дә татар китабын укучылар катнаштылар.
Әдәби марафончыларны котлау тантанасына бик күп күренекле шәхесләр килде, алар арасында Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Мәдинә Маликова, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Хәбир Ибраһимов, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмовалар бар иде. Яраткан язучыларыбыз белән рәхәтләнеп аралаштык, алар белән фотога төштек.Залда китаплар, калфаклар да сату оештырылган иде.