"Сугыш урлаган балачак"
Бүген Урта Йорткүл мәдәният йортында тыл ветераннары һәм сугыш елы балалары белән очрашу булды. Ул “Сугыш урлаган балачак исеме” астында үтте.
Чакырылган кунакларыбыз олы яшьтә булгач, кичәбезгә килүче булырмы икән дип куркып та куйган идек. Аллага шөкер, өч авылдан егерме бишләп эби һәм бабай килде. Бу үткәрелгән чарага беркемдә битараф кала алмагандыр шул. Чөнки авылыбызда сугыш җиле тимәгән бергенә гаилә дә юк. Өч Йорткүлдән Бөек Ватан сугышында 184 кеше катнаша. Шуларның 82се җиңү шатлыгын күрә алмадылар.
Сылу егетләр, ир уртасы абыйлар изге Ватан өчен сугышка китә. Тылда калучыларга да җиңел булмый. Ләкин солдат әтиләрен, кардәш-туганнарын бөтен нәрсә белән тәэмин итеп тору өчен, станоклар артында торучылар да, колхоз басуларында алны-ялны белмичә эшләүчеләр дә хатын-кыз, карт-коралар, бала-чагалар була. Сыкранмый, сызланмый һәммәсен дә үз җилкәләрендә күтәрәләр алар.
Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти- әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак- бәхетле балачак. Бүгенге кичәбездә без сугыш чоры балалары турында сөйләштек. Без “ тарих тәгәрмәчен” 78 ел артка тәгәрәтеп, шул дәвернең балалары турында сөйләдек. Димәк, без 1941-1945 еллар фаҗигасен йөрәгебез аша үткәрдек.
Кичә барышында мәктәп укучылары сугыш ветераннары турындагы үзләре язган иншаларын укыдылар. Валеева Айсылу исә Рәшит абый Хәсәнов, Камил абый Сафиуллин һәм Ниязова Хәербанат апаларның сугыштагы һәм тылдагы батырлыклары турында сөйләде.
Килгән кунакларыбызга да сүз бирдек: Вазыхова Флера апа, Нургаязов Газиз абый, Вәлитова Мәүлениса апалар үзләренең сугыш елларындагы бала чакларын искә төшереп сөйләделәр. Рахимова Гөлфия апа сугыш ачысын татып кайткан әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Кичәбез чәй табыны артында дәвам итте.
Хөрмәтле әби-бабаларыбыз, сез гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре. Безнең буыннан сезгә олы рәхмәт. Картаймагыз әле, ветераннар, картаймагыз!