Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

"Боз озату"

Халык авыз иҗаты, халыкның йола-бәйрәмнәре — яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак, чөнки ул халыкның рухи байлыгын, милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшыру белән бергә, халык педагогикасы да булып кала. Фольклор әсәрләрендә, йолаларда халыкның күп гасырлык акыл-тәҗрибәсе, язылмаган кагыйдәләре, дөньяны күзаллавы чагыла, шулардан чыгып, һәр халыкның үзенчәлекле традицияләре барлыкка килә. Шул традицияләргә таянып яшәү халыкны ха-лык итә дә. Һәр милләт үзенең үзенчәлекле йола-бәйрәмнәре, әкият-мәзәкләре, уен-җырлары белән яши һәм башка милләтләр арасында үз йөзе белән аерылып тора. Кешелек дөньясының матурлыгы шул төрлелектә һәм бердәмлектә.

 Электән килгән “Боз озату” йоласы татар халкында гына үтә. Елгаларда боз кузгалгач, ташу атнасында яше дә, карты да ташу карарга бара. Бу йоланың аңа гына хас үзенчәлеге шунда: салам көлтәсенә ут төртеп, боз кисәкләре өстендә агызып җибәрү. Су карарга төшүчеләр кар суы белән битләрен, кулларын юалар, картлар «Йасин» сүрәсен укыйлар, дога кылалар, узган елларын искә алып сөйлиләр. Борынгы әби-бабаларыбызның ут, кар суы, агымсуның шифасына ышану бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Элек күпчелек авылларда бу йола вакытында яшьләр су буенда җыр-биюләр оештырганнар, шулай күңел ачу ташу беткәнче барган. Бүген дә елга-инеше булган авылларда бу матур гадәт әле дәвам итә.

Быел мәдәният йорты хезмәткәрләре Йорткүл халкы өчен “Боз озату” бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә җыелган халык биеде, җырлады, уеннарда катнашты, уха һәм учакта пешкән бәрәңгедән авыз иттеләр.