Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

Ифтар ашы

 

 

Рамазан аена әле генә кергән идек, инде яртысы үтеп тә бара. Бу айда һәркем саваплы гамәлләр күбрәк кылып калырга ашыга. Ифтар мәҗлесләре үткәрү дә – әнә шундый изге эшләрнең берсе.

 22 май көнне Урта Йорткүл авылында зурлап ифтар ашы уздырылды. Быел мәҗлес Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты  Вәлеев Фуат Вәли улы ярдәме белән узды.Ул узенең чыгышында  Чакырылган кунаклар арасында район башлыгы Нугаев Камил Әсхат улы һәм Гиматдинов Мансур Сәетгәрәй улы да бар иде. Камил Әсхат улы үзенең чыгышында, ислам сафлыкка, намуслылыкка, тыйнаклыкка өйрәтә, шуңа күрә дин әһелләре халык, бигрәк тә яшьләр белән еш аралашырга, аларны исламдагы күркәм гадәтләрне өйрәнүгә җәлеп итәргә тиешлеге турында әйтеп үтте.

 Мәктәп спортзалында оештырылган ифтар ашына 100 ләп мөселман кардәшебез җыелды.

 Мәҗлес кичке сәгать 7дә вәгазь белән башланып китте. Районыбызның имам хатибы Фәргат хәзрәт кунакларга рухи азык өләште - уразаның тән һәм җан өчен файдасы турында да сөйләде, котлау сүзләре, матур теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Рухы нык булып, сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек, диде. Кояш баегач бергәләп авыз ачтылар, авылыбызның уңган хатын-кызлары әзерләгән тәмле токмач ашы һәм итле бәрәңге белән сыйландылар, тәм-томнардан авыз иттеләр.

 Дин кардәшләребезнең тоткан уразалары кабул, ифтар мәҗлесләрен оештыручыларга да, мәҗлесләрне олылап, бирегә килүчеләргә дә әҗер саваплары насыйп булса иде.