Сез һәрвакыт хәтердә
Җиңүнең 73 еллыгына карата мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызның һәйкәле янында тыл ветераннары өчен “Сез һәрвакыт хәтердә” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә яу кырында башларын салган авылдашларыбызны искә алдык, һәйкәлгә веноклар куеды. Тыл ветераннары хөрмәтенә шигырьләр укылды, җырлар җырланды,монтаж булды. Тыл ветераннары хәтирәләрен яңартты.
Мәдәният йортында тыл ветераннары өчен чәй эчү оештырылды.