Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

Ифтар

Урта Йорткүл авылы мәчетендә ифтар ашы узды. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен үткәргән ифтарларыбыз кабул булсын.
Авыл имамнары башкаруында вәгазь һәм олуг Коръәнебез аятьләрен тыңладык.
Игелекле авылдашлар көче белән әзерләнгән мул табыннар артына ураза тотучылар, дин кардәшләребез җыелды, сый-нигъмәтләр белән сыйланды. Илләребезнең тынычлануын теләп догалар укылды.
Соңыннан «Ашны әзерләүдә, оештыруда, пешерүдә ярдәм иткән һәм акчалата булышкан һәркемгә Аллаһы Тәгалә үзенең әҗерен насыйп итсен», дип дога кылды ифтар мәҗлесендә катнашучылар.