“Китапны яратып бүләк ит!”
14 февраль – халыкара китап бүләк итү көне. Китап бүләк итү көне — дөнья күләмендә мөһим көн. Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында һәм өйдәге китаплар белән башкаларны да таныштыру өчен оештырыла. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Урта Йорткүл авыл китапханәсендә “Китапны яратып бүләк ит!” дигән бөтенроссия акциясе бара.
Китап укучыбыз Вәлиева Айсылуның китапханәгә бүләк иткән китаплары үзенең укучыларын көтә. Бүләгегез өчен рәхмәт.