Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

«Тукайны бергәләп укыйбыз»

 
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм проекты башланды.
 
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы проектына безнең китапханә дә кушылды. Катнашучылар Тукайның татар һәм рус телләрендәгекитаплары белән танышты.Укулар Габдулла Тукайның «Туган тел» исемле мәшһүр шигыре белән башланды.
#Тукайныбергәләпукыйбыз
#ЧитаемТукаявместе