"Татарча диктант"
14 нче ноябрь көнне Дөньякүләм "Татарча диктант" акциясенә кушылып, Урта Йорткүл авыл китапханәсе укучылары туган телебезне ни дәрәҗәдә белүен сынап карады. Быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлана иде. Чарада татар әдәбияты классигы, мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Кабуснамә» әсәреннән өзек язарга кирәк иде.
Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.
Диктантны Вәлиева Айсылу Рифкать кызы яздырды.