“Хәтер аллеясы"
Урта Йорткүл мәдәният йорты янында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хәтер аллеясы" барлыкка килде. Яңа бакчага миләш һәм нарат агачлары утырттык. "Хәтер аллеясы" акциясе ата-бабаларның батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калырга тиеш! "Яшь буын әлеге бакчаның тарихи әһәмиятен аңласын, сугышлар кабатланмасын, аллея киләчәктә тагын да тулылансын”, - дигән теләк белән таралды изге эштә катнашучылар.
Акциядә катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез.