Уллары хәрби операциядә булган әниләрне бәйрәм белән котлау
Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгы А.В.Веселова, ветераннар оешмасы җитәкчесе А.Р. Вәлиева һәм китапханәче А.М.Әхмәтҗанова махсус хәрби операциядә һәлак булган Фаисханов Илназның әнисе Гөлсирә Әнвәр кызын һәм хәзергесе вакытта хәрби операциядә катнашучы Сәгъдиев Равилнең әнисе Сафия Мостафа кызын Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Ходай сезгә сабырлык бирсен, алдагы көнегез кайгы-хәсрәтләрсез үтсен.