Гайшәбикә апада кунакта
Бүген, Әфганстан сугышы ветераны Хабибуллин Җәүдәтнең әнисе Гайшәбикә апа янында кунакта булып кайттык. Җәүдәт турында хатирәләрне яңарттык. Ана шундый бала тәрбияләп үстерүе белән горурлана. Җәүдәтнең кыска гомерле булуы гына кызганыч. Ике кызының үсүен дә, оныклар күрү бәхетен дә күрә алмый Җәүдәт арабыздан бик иртә китте . Гайшәбикә апа балалары тәрбиясендә яши. Балаларының даими кайтып торуларына, кызы Равиянең үз янында булуы белән ул бик шатлана, рәхмәтләр укый. Шулай ук безнең килүебезгә дә бик шатланды, рәхмәтләр әйтеп озатып калды.