"Блокада икмәге"
27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, каһарман шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Бу истәлекле датага багышлап, “Блокада икмәге” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе үтә. Әлеге акциягә кушылып "Блокадалы Ленинград битләре»дигән мәгълүмат сәгате уздырдык.
Чарада катнашучыларга дошман камавында калган Ленинградта икмәк алырга хокук биргән карточкалар, икмәкне нәрсәдән пешергәннәре турында мәгълүматлар бирелде.
Әлеге акция илебез тарихында аеруча тирән фаҗигале эз калдырган Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкать үсеп килүче буын вәкилләре күңеленә бар дөреслектә барып җитсен, ата-бабаларыбыз каһарманлыгы киләсе буыннар хәтерендә дә саклансын өчен оештырыла.
#БлокадныйХлеб