Хөрмәтле авылдашлар, сезнең ярдәм белән тагын бер партия окоп шәмнәрен ясап бетердек.
Яңа ел көнне аукционда җыелган акчага 20 кг. парафин сатып алдык (Шайхулисламов Инсаф 3000 сум) һәм Галиуллина Резидә 5 кг. парафин алып килде. Калай банкалар да китерүчеләр күп булды. Барлыгы 80 шәм ясадык.
Бу изге эштә катнашучылар шәмнәрнең ни өчен кирәклеген, махсус хәрби операциядәге якташларга нинди ярдәм китерәчәген аңлый, шуңа күрә барысын да чын күңелдән эшлиләр.
Ир- егетләребезнең исән- сау кайтуларын көтеп калабыз.
Акциядә катнашучыларга бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай бердәм булыйк.
#СВОихНеБросаем
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217946-23/
- Телефон: не указан
- E-mail: не указан
- Адрес: Спасский р-н, с.Средний Юрткуль, ул.Центральная, 32