Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

Акция «Визиты доброты»

Инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикле булган авылдашларыбызда булып кайттык.
Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре язмыш сынауларына баш имичә, ныклы ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр безнең авылда да бар. Әлеге дата уңаеннан авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә аларга өйләренә барып, бүләкләр тапшырдык.
Сезгә сәламәтлек, рухи көч һәм оптимизм телибез! Һәр яңа көн шатлык, яңа мөмкинлекләр һәм уңышлар китерсен. Сезгә якыннарыгызның ярдәмен, тирә-юньдәгеләрнең аңлавын һәм барлык теләкләрегезнең тормышка ашу