Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

"Сбор гуманитарной помощи"

Хөрмәтле авылдашлар, җыйган әйберләребезне аллага тапшырып озаттык бүген. Егетләребезгә дарулар, үлән чәйләре, кулдан кисеп әзерләнгән токмачларны җибәрдек. Эшкә тотынганда, ярдәньм итүче булырмы икән диеп, куркуыбыз юкка булган икән. Авыл халкының бердәм, ярдәмчел икәненә тагын бер кат инандык. Өч Йорткүл авылыннан бу изге эштән беркемдә читтә калмады. Сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Дөньялар тыныч булсын дигән теләктә калабыз.