"Балкыш"
Ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак.
Фестиваль быел сигезенче мәртәбә уза. Ике елга бер уздырылучы фестивальнең чираттагысына октябрь ае азагында старт бирелде.
Районнарда сайлап алу турлары инде башланып килә дияргә була. «Балкыш» Татарстанның һәр районын колачлый, бу хәрәкәткә меңләгән өлкән яшьтәге кеше кушыла.
Безнең районда да беренче сайлап алу туры башланып китте . Шул уңайдан бүген мәдәният йортында Урта Йорткул, Чәчәкле, Иске Рәҗәп авыллары ветеран оешмалары үзешчәннәре катнашуында концерт булды.
#ГодСемьи