"Блокадный хлеб"
Урта Йорткүл мәдәният йортында
“Блокада икмәге” акциясе оештырылды.
27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, каһарман шәһәр фашист камавыннан азат ителә.
“Блокада икмәге” чарасында катнашучыларга дошман камавында калган Ленинградта икмәк алырга хокук биргән карточкалар күрсәтелде, “Шәһәр-фронт булды, блокада булды” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Алар бу шәһәрдә яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр турындагы мәгълуматларны зур игътибар белән тыңлады. Чара ахырында акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләре таратылды. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма.
Әлеге акция илебез тарихында аеруча тирән фаҗигале эз калдырган Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкать үсеп килүче буын вәкилләре күңеленә бар дөреслектә барып җитсен, ата-бабаларыбыз каһарманлыгы киләсе буыннар хәтерендә дә саклансын өчен оештырыла.
#БлокадныйХлеб