Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

Новая книга

#ЯңаКитап
Галиуллина Резедә ярдәме белән китапханәбез тагын бер китап белән баеды. Резедәгә чын күңелдән рәхмәт!
Бу, күп китап укучылар яратып өлгергән, Динә Латыйпованың "Мәк чәчәге" әсәре.
"Мәк чәчәге" әсәрендә өч буынның мәхәббәте тасфирлана. Монда яшьлек иртәсендә бөреләнгән сөю, өзелеп ярату, хыянәт, югалту ачысы, язмыш сынаулары һәм яңадан очрашулар...
Китап үзенең укучысын көтә.