Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

«Когда мы едины -мы не победимы»

Бердәмлек көненә карата чара үткәрдек. Чарада Ижборискино авылы мәдәният йорты вәкилләре дә катнашты.
.“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

Кадерле дуслар! Сезне мәдәният йорты Халыклар бердәмлеге көне белән котлый! Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.