Кызык шагыйрь бу Миңнуллин
#Россиядәпедагогһәмостазелы
#миллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#рангазаравылкитапханәсе
#РобертМиңнуллин
Балаларның яраткан шагыйре,Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе,Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом лауреаты Роберт Миңнуллинның тууына 75 елга багышлап Урта Йорткү авыл китапханәсендә балалар белән "Кызык шагыйрь бу Миңнуллин " дигән балалар иртәсе үткәрелде. Балалар белән аның күпләргә таныш, йөгерек тел белән язылган, сүз уйнатуларга корылган, ихлас, шаян шигырьләрен кычкырып укыдык. Беренче карашка гади тоелган шигырьләрдә балаларга үгет-нәсыйхәт тә, гыйбрәт тә, хәтта тирән фәлсәфә дә бар. Аның шигъриятенә хас балаларча самимилек, шул ук вакытта шаянлык белән тапкырлык һәр укучыны үзенә җәлеп итә.