Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

"Китапстан"

"Китапстан" - җәйге китап марафонына Урта Йорткүл авылы китапханәсе дә кушылды.
      Республика яшүсмерләр китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган "Китапстан" масштаблы проектында катнашырга чакыра. Ул 1 нче июньдә башланды һәм 2023 нче елның 31 нче августына кадәр дәвам итәчәк. "Китапстан" - китап укучыларга брошюра - юл күрсәткеч, аның буенча хәрәкәт итеп, укучылар үзләренең китап укуда алга китешләрен күзәтеп барачак. Уку белән параллель рәвештә төрле биремнәрне үтәргә тәкъдим ителә. Марафонда катнашырга теләүчеләр китапханәгә рәхим итегез!
#китапстан