Акция "Чистый берег"
3 июль көнне Дала Йорткүле янындагы буа кырыйларын чүп-чардан чистарттык. Авылыбызның табигате бик матур. Буа буенда балык тотарга, рәхәтләнеп су коенып ял итәргә була. Ял итүчеләрнең табигатькә битараф булулары гына күңелне борчый, үзләреннән соң бик күп чүп калдыралар. Булган байлыкның кадерен белсәк иде дигән теләктә калабыз.