Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

Поздравление юбиляров

Юбилярларны котлау авылыбызда традиция буенча дәвам итә. Авылдашыбыз Әхмәтгәрәев Рөстәм Әхмәтгәрәй улына 90 яшь тулды. Аны юбилей белән котлау өчен район вәкилләре- җирләр палатасы рәисе Гәләүтдинов Равил Сәлихҗан улы һәм районның ветераннар оешмасы рәисе Бурумова Татьяна Николай кызы, җирле үзидарә сәркатибе Насыбуллина Миләүшә Гөлгәрәй кызы, авылның ветераннар оешмасы рәисе Вәлиева Айсылу Рифкәт кызы Әхмәтгәрәевлар гаиләсендә булдылар. Килгән кунаклар Рөстәм абыйны юбилее белән котлап теләкләр теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Рөстәм абыйның тормыш юллары белән танышу өстәл артында чәй табыны артында дәвам итте.