"Афганистан- незаживающая рана"
989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды.
Әфган сугышы, Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаккарак сузыла. Йөрәктә эзсез үтмәгән 9 ел һәм ике ай – 3338 көн һәм төн дәвам итә сугыш.Таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза. 72-се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 15 меңнән артык солдатның гомере өзелә, алты меңе Ватанга кайткач, сугышта алган яра һәм авырулардан вафат була, 311 кеше хәбәрсез югала. Менә шундый ул Әфган сугышы. Сугыш турында истәлекләр башка бер истәлеккә дә охшамый. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәкне өзгеч. 15 февраль шундый кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрне искә алу көне.
“Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, - дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.
Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез.
Бүген оештырылган кичәдә әфган сугышында хәрби бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбыз турында сөйләштек, видеоязмалар карадык. Чара уңаеннан оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.