Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

Гайшәбикә апада кунакта

Бүген, Әфганстан сугышы ветераны Хабибуллин Җәүдәтнең әнисе Гайшәбикә апа янында кунакта булып кайттык. Җәүдәт турында хатирәләрне яңарттык, фотолар карадык. Әфганстанда күрсәткән батырлыклары өчен Җәүдәт Салихҗан улы "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән булган икән. Җәүдәт үзе үлгәч кенә Мәскәүдән хат килеп төшә һәм туганнары тырышлыгы белән юлланып табылган медаль әнисенә тапшырыла. Гайшәбикә апа балалары тәрбиясендә яши. Ана шундый бала тәрбияләп үстерүе белән горурлана. Җәүдәтнең кыска гомерле булуы гына кызганыч. Ике кызының үсүен дә, оныклар күрү бәхетен дә күрә алмый бик иртә китте арабыздан Җәүдәт.
Чәй табыны артында бик җылы очрашу булды. Гайшәбикә апаның 90 яшьлек юбилеенда кабат очрашырга насыйп булсын.