Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

"Мы славим Победу на всех языках"

#наследиепобеды2023#многонациональнаяпобеда2023
Средне-Юрткульская сельская библиотека МБУ "МЦБ" Спасского муниципального района РТ принимает участие во Всероссийской интернет-акции "Мы славим Победу на всех языках", посвященной 80-летию разгрома советскими войсками немецко-фашиских войск в Сталинградской битве
Зарипова Илүзә Илдар кызы, 11 сыйныф укучысы
«Тәүфиклы,миһербанлы, бәхетле балалар булып үсегез, сугыш уты сезгә беркайчан да кагылмасын.»
Җиңү... Сугыш чорында һәр кеше өчен моннан да кадерле сүз булдымы икән? Хәзер бу авыр еллар турында без күпсанлы фильмнар, китаплар аша, сугыш һәм тыл ветераннарының истәлекләре аша гына беләбез. Җиңү көнен якынайткан батырлар турындагы хәтирәләрне без кадерләп сакларга тиешбез.
Матур бер иртәдә без дә сыйныфыбыз белән Урта Йорткүл авылында яшәүче тыл ветераны Ниязова Хәербанат әбинең өенә бардык. Анда барганда һәрберебезнең озын авыр юл узган карчыкка җирер соравы бар иде.
Гомер юлың ничек уза, кешем? Истәлек йомгакларын сүткәндә “Их..” дип үкенерлек түгелме? Һәрхәлдә, 90 яшен тутырган Хәербанат әбинең тормышы үкенечле түгел. Һәр узган көне үрнәк, мактауга лаек. Шуңа да безгә гомеренең узган сукмаклары турында сөйләгәндә йөзендә горурлык хисләре чагылды.
Ниязова Хәербанат әби 1923 елның 5 декабрендә Урта Йорткүл авылында туа. Кечкенәдән үк эшкә батыр кыз 8 яшеннән колхозның бозаулар көтүен көтә, орчык буе гына булса да бер эштән дә куркып тормый, бозауларга умачка кадәр пешереп ашата.
Бөек Ватан сугышы башланып күп тә үтми, 1941 елның август аенда яңа гына сугыш утына ике абыйсын озаткан кызны тракторчылык курсларына укырга җибәрәләр.Авырлыкларга бирешмәүче Хәербанат 1941 елдан алып 1947 елга кадәр тракторда эшли. “1943 елда үзем эштә вакытта сугышка чакырып повестька килгән иде, бер көндә җыенып сугышка киттем. Сугышка китүдән мине Күшке председателе : Кырда тракторда эшләргә кеше кирәк диеп, бронь белән алып калды. Миңа тиешле паекны бүтәнгә биреп, аның киемнәрен миңа киендереп, мине тракторда эшләргә алып калдылар” дип искә ала ветеран. “Трактор сүнгәч,ялан кырда салкынга чыдый алмыйча, аркабызны трактор радиаторына сөяп җылыта идек, ә аяклар өши иде, шунлыктан хәзер аякка басулары мең газаптыр”.
Хәербанат әбинең сөйләве буенча, Җиңү көнен ул кырда, тракторы янында каршы алган. Әмма сугыш тәмамланып, авылга ирләр әйләнеп кайткач та тормыш йөге хатын –кыз җилкәсеннән төшми әле. Яңа туган кызы Мүсияне күтәреп диярлек йөреп, фермада эшли Хәербанат .Шул вакытта яхшы эшләгәне өчен Мәскәүгә алдынгылар слетына да бару бәхете эләгә аңа.
Йөзендә шәфкать нуры балкып торган карчык үзенең бердәнбер кызы белән беррәттән тагын 5 ятимне тәрбияләп үстерә.Фермада эшләгән вакытта Кузнечихага җыелышка киткән хатын янып күмергә әйләнгән йортка кайтып керә.Кичтән янгында пешкән әтисе таңга үлә. Кызын куенына кочып, абыйсы нигезенә барып сыена ул.Ләкин күп тә утми, җиңгәсе авырып китә. Әтисе сугыш кырында һәлак булган Мәхмутне язмыш кочагына ташларга йөрәге җитми аның, малайны да үзе карый.1964 елда әниләре үлеп ятим калган 4 сабыйны кулына ала ул.Тормыш иптәшсез калган тол ир аның ишеген шакый.”Тормыш итә башлагач, холкы күренә башлады, эчеп алса, бик яман иде. Әни, без синең яныңнан китмибез дип балалар артыма качалар иде “ диеп хәтер йомгагын сүтте әби.
“Тәүфиклы, миһербанлы , бәхетле балалар булып үсегез, сугыш уты сезгә беркайчан да кагылмасын “ дип чын күңелдән теләк теләп калган Әбиебез инде бу дөньяда юк. Аның әйткән сүзләре безгә маяк булып тора.

Номинация: «Победная история моей семьи»
Тема: ««Пусть вам не придется увидеть то, что пришлось пережить нам»
Выполнил: Зарипова Илюза Ильдаровна
ученица 11 класса МБОУ «Иске Рязапская СОШ Спасского Муниципального района РТ
Преподаватель: Зарипова Алсу Махмутовна
Библиотекарь: Ахметзянова Айсылу Миннахметовна
Ссылка на страницу автора: https://vk.com/club188321841

Великая Отечественная война для нашего народа стала страшным испытанием. Сколько бы лет не прошло, она остается в памяти людей, переживших её, в памяти их потомков.
Я родилась в счастливое и мирное время, но я много слышала о войне, ведь горе и беда не обошли стороной и моих родных и близких. Когда началась война, моей прабабушке Хаербанат исполнилось 18 лет. Проводив с первых дней войны двух братьев на фронт, она осталась главной опорой в семье. И не только в семье, ведь во всей деревни остались дети, женщины и старики. Группу еще совсем молодых девушек отправили в районный центр на курсы трактористок. С 1941 по 1947 год она работает на тракторе. С ранней зари до ночи бабушка с остальными была занята на колхозной работе: за мужчин делали тяжелую работу, растили хлеб, убирали, молотили. Выращенное зерно отправляли на фронт. Долгими зимними вечерами при свете лампы женщины и девушки вязали носки, варежки. Вязаные вещи отправляли фронтовикам. Самой тяжелой была рубка леса. После работы голодные, замерзшие девушки пешком возвращались домой. Весной быков запрягали в упряжку и на них возили семена из Спасска: лошадей в колхозе не осталось. Их увезли на фронт. Своим упорным трудом, огромным терпением и мужеством приблизили они День Победы. Радостную весть о Победе бабушка Хаербанат встретила на поле, на своем тракторе. Радостно и горько было ей в тот день. Радостно от того, что наконец наступил желанный всем мир. А горько, что не дожили до победы её братья, геройски погибли на поле боя. До самой старости она не переставала трудиться. Никогда не жаловалась, учила нас любить труд, быть честными, справедливыми. Её уже нет, но она осталась в нашей семейной памяти доброй, ласковой и мудрой. Несмотря на то, что всё её лицо было в морщинках, её улыбка была молодой и лучезарной. Бабушка всегда радовалась жизни, солнцу, людям. И не переставала повторять: «Пусть вам не придется увидеть то, что пришлось пережить нам». Поэтому от всего сердца я говорю: «Спасибо Вам, дорогие наши ветераны, что мы страдания не знали, не знали горя, боли, ужаса громыхания войны! Мы будем помнить ваш героический подвиг, вашу отвагу, ваше мужество!». От всех предков низкий Вам поклон, до самой земли!