Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

«Яралы язмышлы шагыйрә–Гөлшат Зәйнашева»

Гөлшат Зәйнашеваның юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.
Китапханәче Әхмәтҗанова Айсылу шагыйрәнең тормыш юлы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Дала Йорткүле авылына багышланган, телевидение фондыннан алынган видеоязманы тыңладык. Вәлиева Айсылу Зөхрә Шәрифуллина башкаруындагы "Дала Йорткүле җыры"ның язылу тарихы турында сөйләде.
Тамашачылар өчен Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә язылган җырлар белән музыкаль уен әзерләнгән иде.
#ГөлшатЗәйнашева