"Алиш абый әкиятләре"
15 нче сентябрь якташыбыз Абдулла Алишның тууына 114 ел тулды. Ул татар язучысы, балалар күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылган әкиятләр иҗат иткән. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә.
Бүген без мәктәп укучыларын Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык. Аның китапларына күзәтү ясап «Бикбатыр белән Биккуркак» әкиятен җанландырып укыдык. «Куян кызы», "Тукмар белән Чукмар", "Сертотмас үрдәк" әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттек. Абдулла Алиш әкиятләре мотивы буенча эшләнгән мультфильмнар балаларга бигрәк тә ошады.
Әйе, Абдулла Алиш, чыннан да – безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
#АбдуллаАлиш