"Мин Пионер"
#МинПионерЙорткүл
Безнең яшьлегебез пионер, комсомол оешмаларының гөрләп торган чагына туры килде.
Һәр класс отряд дип аталып, һәркайсы Марат Казей, Зина Портнова, Олег Кошевой, Муса Җәлил кебек шәхесләрнең исемнәрен йөртә, үз җырлары, девизлары, атналык, айлык, еллык эш планнары була иде. Ел дәвамында отрядлар үзара алдынгылыкта ярышып яши. Иң җаваплы бала отряд советы председателе итеп сайлап куела. Айга бер тапкыр отряд җыеннары оештырыла. Безнеңчә, сыйныф җыелышлары инде. Үрнәк укучыларны мактыйлар, укуы һәм тәртибе аксаучыларны тәнкыйть утына тоталар.
Балаларның тышкы кыяфәте дә бердәй булып әллә каян күренеп тора. Кызлар матур көрән итәкләр, җиңнәренә пионерия эмблемасы беркетелгән ак блузкалар кия. Малайлар шулай ук ак күлмәктән, җиңенә шундый ук эмблема ясалган куе зәңгәр төстәге костюм-чалбардан киенә. Әлбәттә инде, пионерның төп атрибуты – шома итеп үтүкләнгән кып-кызыл төстәге галстук. Аңа шулкадәр зур игътибар бирелә ки, галстук өйдә онытылып калса, укытучыларның бу атрибут артыннан өйгә кайтарып җибәрүләре гадәти хәл санала.
Һәр елны 22 апрель – Владимир Ильич Ленин туган көнне укучылар зарыгып һәм дулкынланып көтеп ала: ул көнне дружина сборы уза, ягъни бөтен мәктәпнең 4-8 сыйныф укучылары тантаналы линейкага җыела. Отряд председательләре үз отрядларының тезелүе һәм бәйрәмгә әзер булуы хакында дружина советы председателенә, иң азактан дружина председателе өлкән пионервожатыйга рапорт бирә иде. Шул рәвешле, барлык отрядларның сборга әзерлеген тикшергәннән соң, чараны ачык дип игълан итәм. Барабан, быргычылар озатуында дружина байрагын кертәләр. Шуннан соң 3нче сыйныфларны зурлап пионерия сафларына кабул итү башлана. Һәр бала тантаналы рәвештә алдан ятлап куйган пионер вәгъдәсен бирә. «Тырышып укырга!», «Өлкәннәргә ярдәм итәргә!», «Гадел булырга!», «Үз ватанының лаеклы гражданины булып үсәргә!»... Азактан яңа гына пионерга кабул ителгән сыйныф куйган әдәби-музыкаль монтажны карыйбыз. Югары сыйныф укучылары аларга пионерның кызыл галстугын бәйлиләр.
Бүген, пионер тормышында кайнаган елларны искә алдык, хатирәләр белән уртаклаштык.