"Күңелле балачак"
#БалаларныЯклауКөне
Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне -
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Бүген, мәдәният йорты янында, балаларны яклау көненә багышланган "Күңелле балачак" исемле бәйрәм кичәсе үткәрдек. Балалар, әниләре белән берлектә, рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җаваплар бирделә